Барлык яңалыклар
Новости
22 март , 11:00

Буыннарны бәйләүче җеп өзелмәсен

Бәләбәйнең  тарихи мәчет мәдрәсәсендә балаларга әхлакый тәрбия бирү, аларда күркәм сыйфатлар булдыруны максат итеп куйган чаралар еш уздырыла. Әйтик, соңгы вакытта мәчеткә йөрүче апалар алар белән милли ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре үткәрәләр. Мәсәлән, соңгысында балалар лагман әзерләргә өйрәнделәр. Тәмле аш, гаилә белән бергә сыйлы табынга җыелуның нинди зур әһәмияткә ия булуын яшьтән үк шәкертләрнең күңеленә сеңдерергә тырыша мәчеткә йөрүчеләр. Ә күптән түгел, 2024 елның Гаилә елы булуын күз уңында тотып, “Буынны бәйләүче җеп өзелмәсен” дип исемләнгән  чараның оештырылуы олысына да, кечесенә зур фәһем бирде – ул  “Мин үз тамырларымны беләмме?” соравына җавап эзләүгә; үз нәсел агачыңны төзүгә ачык мисал булды, килгәннәрдә шушы эшне башкару теләге уятты.  

Буыннарны бәйләүче җеп өзелмәсен
Буыннарны бәйләүче җеп өзелмәсен

Нәрсә ул шәҗәрә?

Шәкертләр, шулай ук кызыксынып килгән апа-абыйлар,  башта нәрсә ул шәҗәрә соравына җавап алдылар. Чыннан да, нәрсә соң ул шәҗәрә? Уйландыра торган сорау бу. Гарәп теленнән кергән әлеге сүз “агач” дигәнне аңлата. Уйлап карасаң, безнең гаиләләребез, агачка охшап, яңадан- яңа ботаклар, шытымнар җибәрә.  Агачның тамырлары – үткәнебез, кәүсәсе – бүгенебез, ә ботаклар һәм яфраклар – киләчәк. Моны күз алдына китерү өчен нәсел агачы рәсемен ясарга кирәк. Ә ул ничек ясала? Кешенең күпме баласы бар, шулкадәр ботак  төшерелә, ә һәр ботактан – бәләкәй ботаклар һәм яфраклар рәсемнәре ясала (оныклар һәм туруннар санынча).Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре турында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак.Борынгы заманнардан ук  татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Соңгы елларда моны аңлаган күпләр үз нәсел-нәсәбен өйрәнә, нәсел-ыруының кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма-истәлек төзи һәм бу бик кирәкле хезмәт.

Искиткеч кызыклы факт китерик: соңгы 11 буынга барлыгы 4094 ата-ана кирәк икән. Бу без туганчы якынча 300 ел эчендә! Үз артыңда шушы кадәр ата-ананы күз алдына китерү мөмкин түгел! Без туар өчен шушы кадәр кешеләр яшәгәннәр, иҗат иткәннәр, яратканнар! Димәк, шушы кадәр кеше бездә яши! Димәк, без гаять тирән тамырлы!

Җиде буын ата-бабаңны бел!

Шәҗәрә мәҗлесендә катнашучылар  ифрат зур кызыксыну белән берничә нәсел-нәсәп тарихы белән таныштылар. Чыгыш ясаучылар нәсел агачларының рәсемнәрен төшереп алып килгәннәр, алар үз туганнары турында дулкынланып та, горурланып та сөйләделәр.

Иң башта иң яхшы шәҗәрә –  Мөхәммәт пәйгамбәрнең  нәсел агачы белән танышу урынлы булды. Мөхәммәт пәйгамбәр туар өчен  аңа кадәр 25 (!) пәйгамбәрнең тууы кирәк булган икән. Бу ыруда бер генә лаексыз кеше дә булмаган. Ә Мөхәммәтнең бөеклеге турында исә Америка тарихчысы, математик , язучы, “100 бөек кеше” китабы авторы  Майкл Харт: “Мөхәммәт гади халык арасыннан чыгып, дөньякүләм бөек  диннәрнең берсенә нигез салучы һәм искиткеч уңышларга ирешүче сәяси лидер булды”, – дип язган. “Әгәр дә Мөхәммәт кебек кешегә хәзерге дөнья белән идарә итәргә язган булса, ул күп проблемаларны хәл итеп бу дөньяга бик кирәк булган тынычлыкны һәм бәхетне алып килер иде. Мин аның тормышын өйрәндем һәм бу кешене мин Кешелек дөньясын коткаручы дияр идем. Әгәр дә Англия һәм Европада яңа дин өстен була алса, ул әлбәттә Ислам булачак”. Бусы Англия драматургы Бернард Шоу фикере.

Аллаһның бөек илчесе Мөхәммәт пәйгамбәр шәҗәрәсе белән  мәчеткә йөрүче,  15 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Ирина Зәйдуллина  таныштырды.

Илдар хәзрәт Галиев үз нәсел-нәсәбе белән таныштырып, ике яктан да бабалары һәм әбиләре турында горурланып сөйләде. Ике бабасы да сугышта катнашканнар, исән-имин кайтканнар. Зөфәр бабасы трофей – аккордеон алып кайткан, уйнаган. 1946 елда  ул Октябрьскийда  электр станциясе төзүдә катнашкан. Әбисе Гыйлмиҗәүһәр оста тегүче булган, сабантуйларга авыл хатын-кызларына һ.б. күлмәкләр теккән, бакча үстергән. 

 – Җиде буыныңны белү гаять зур әһәмияткә ия. Алар турында якты хәтер, алар тәрбиясе гел синең белән. Бу күңелеңә хуш килгән һөнәрне сайларга да, булачак хәләл җефетеңне табарга да ярдәм итә. Элек ата-бабаларыбыз нинди акыллы булганнар – малаен өйләндергәндә яки кызын кияүгә биргәндә, алар булачак кияү яки кәләшнең нәсел-нәсәбен өйрәнгәннәр. Шуңа күрә дә  галәмәт зур акчалар туздырып туйлар уздырып, ә аннары бер айдан аерылышулар булмаган, – дип сөйләде Илдар хәзрәт.

Мөселман кардәшбез Зөфәр Вәлиуллинның да чыгышы кызыклы булды. Ул зур эш башкарган –  үзенең генә нәсел агачын түгел, туган авылы Казанлытамакның  (Бәләбәй районы) ничек барлыкка килүен өйрәнгән, эзләнгән, фәнни китапларга мөрәҗәгать иткән. Казанлытамак татар авылы, Башкортстан архивындагы ревизские сказки язмаларына караганда, 1761 елда барлыкка килгән, заманында халкыбыз гореф-гадәтләре, йолалары белән, хезмәттә кайнап яшәгән зур авыл булган. “Кызганычка күрә, бүген инде монда 20ләп кенә йорт бар” – диде Зөфәр Байтимер улы.

Ул Беренче герман сугышында катнашкан Сәлимгәрәй бабасы турында хатирәләр бәян итте. Милләттәшебез Сәлимгәрәй әсирлеккә эләгә һәм 7 ел пленда була. Хуҗасы аны бик яраткан, үзе белән бер табында ашаткан. Сәлимгәрәй кайтканда немец телен бик яхшы белгән, хуҗасы  аңа 7 костюм, затлы көмеш сәгать бүләк иткән. Әнә шул костюмнарын сатып, ул авылда йорт салган.

Бабасының бабасы Хисаметдин исә Знаменкада Деев усадьбасында урманчы булып эшләгән.

– Үз нәсел-нәсәбегезне өйрәнегез, эзләнегез, үзегезне ышыкта итеп, тирән тамырлы итеп тоярсыз, – диде Зөфәр карендәш.

Татар гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтов Әхәт әнисе Эльмира ханым белән үз нәсел агачын өйрәнгәннәр. Ул бабаларының фронттан язган хатларын, наградаларын горурланып күрсәтте, әнисе саргаеп беткән кадерле хатлардан өзәкләр укыды.

Тамашачы буларак килгәннәр арасыннан Зәлия ханым да үз Әхтәриевлар нәселенең җиде буыны белән таныштырды, нәсел-нәсәпкә, гаиләгә кагылган халык мәкальләрен дә искә төшерде.

Әйтик, ата-бабалы кеше – тамырлы имән; ата- бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс; бакма асылына, бак нәселенә; тамыры нык агачны җил екмас, дип зирәк халкыбыз ничек белеп әйткән.

Буыннар җебе өзелмәсен

 Чараны матур итеп алып барган Рита Фәнил кызы Зәйдуллина  Эльмира Галиәхмәтова ярдәме белән, интернеттан файдаланып, туганнарыңны ничек эзләп табу, үз шәҗәрә агачыңны төзү буенча осталык классы үткәрделәр. Шәҗәрә агачын төзү бик  җиңел түгел, моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белү, өйрәнү фарыз. Әмма нәселенең, үзенең игелекле булуын теләгән кеше моны башкарып чыга, нәселе йөзенә тап төшермәселек итеп яшәргә омтыла.

 – Гаилә елында башланган бу чара әле беренчесе. Әлеге гаять мөһим, туганлык җепләрен ныгыткан, туган-тумачаларны якынайткан шәҗәрә мәҗлесен  арытаба да дәвам итәчәкбез, – дип йомгак ясады чарага Илдар хәзрәт.

Әйе, соңгы вакытта халкыбызда үз тарихы, ата-бабалары белән кызыксыну  бермә-бер артты. Үткәннәребез – горурлык та, сабак та, гыйбрәт тә.

Вакыт чаба... Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннар арасында бушлык булмасын. Буыннар җебе өзелмәсен. Шул чакта гына тормышыбыз күркәм, мул һәм мәхәббәтле булыр.

Зәйфә Салихова.

 

Буыннарны бәйләүче җеп өзелмәсен
Буыннарны бәйләүче җеп өзелмәсен
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: