Новости
25 Марта 2024, 06:10

Бу атнада Башкортстанда яшәүчеләрне беренче язгы яңгырлар көтә

Башкортстан синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр иттеләр

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу атнада Башкортстанда яшәүчеләрне беренче язгы яңгырлар көтәБу атнада Башкортстанда яшәүчеләрне беренче язгы яңгырлар көтә
Бу атнада Башкортстанда яшәүчеләрне беренче язгы яңгырлар көтә

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы көндез +2,+7 градус, таулы районнарда +12 градуска кадәр.

Сишәмбе, 26 мартта, төнлә артык үзгәрешсез, көндез зур булмаган яңгырлар. Җил төньяк- көнчыгыштан, талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы 0, -5 градус, аязытканда -9га кадәр. Көндез +4,+9 градус.

Чәршәмбе, 27 мартта, Башкортстанда яңгыр булыр дип көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, урыны белән көчле. Һава температутрасы төнлә -1, +4 градус, көндез +1, +6 градус.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас