Башкортстанда яшәүче Константин Есипов лотереяда автомобиль алуга 2 миллион сум откан. “Столото”ның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ул гадәттә уен мәйданчыкларында яраткан саннары булган билетлар сатып ала, ә бу юлы ир сатучыдан аның өчен очраклы рәвештә өч данә сайларга сорый.
“Билетларны машинамның салонына салдым, алар анда бер ай йөргәч, исемә төште. Отыш уены йомгакларын лотерея сайтындагы тираж архивыннан сан таблицасы буенча тикшердем. Автомобиль алуга 2 миллион отуын күреп шаккаттым. Хатыным сиңа ни булды дип сорагач, зур җиңү яуладым, дип җавап бирдем. Ул миңа ул чакта ышанмады”, – дип хәтерли ир.
“Җиңүче отышын акчалата алырга була. Акчаның бер өлешен саулыгына тотынырга ниятли, ә калганнарын – хатыны белән диңгездә ял итүгә һәм балаларга бүләк итүгә. Пенсиягә чыкканчы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сүндерүче булып эшли. Хәзер хатыны белән балык тотарга йөри, табигать кочагында булырга ярата. Лотереяда катнашу аның күпьеллык мавыгуы. Совет чорында аңа спорт велосипедын алу бәхете тия.