– Бу награда – бөтен безнең коллективның казанышларын тану. Без җирдә иң мәрхәмәтле эш – ипи пешерү белән шөгыльләнәбез. Эксперт комиссиясе әгъзалары алдында чыгыш ясап, мин икмәк турында шигырь укыдым. Чыннан да, икмәк – бар нәрсәдән өстен. Мондый колачлы чарада чыгыш ясау бик дулкынландырды, әмма туганнарның, коллективның, бөтен якташларның яклавы-хуплавы миңа Башкортстанны бөтенрусия дәрәҗәсендә лаеклы күрсәтергә көч һәм ышаныч бирде, – дип сөйләде Диләрә Мөхәррәм кызы.
“Безнең икмәк” җәмгыятен – “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының даими партнерын чираттагы казанышы белән котлыйбыз! Яңа уңышлар сезгә!
Римма Солтанова.