– Без хәләл җефетем Гөлнара белән алты еллап ураза тотабыз. Һич тә кыен түгел, өйрәнгәнбез инде, – ди җырчы.
Бәләбәйдән Фәнил Зарипов та инде өч ел бер көн калдырмыйча ураза тота. Ике мәчеткә дә ифтарларга, иртәнге намазга йөри. “Ифтарларга быел мөселман кардәшләр күп килә, җомга көннәрендә 50-60 кеше була”, – ди ул.
Мәтәүбаш авылында яшәүче 93 яшьлек Кәнзия әби Әхмәтова да 11 мартта ук уразага керде, ул бер ел да уразасын калдырмый.
Кыскасы, бер Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотучылар шәһәрдә һәм район авылларында да елдан-ел арта, яшьләр арасында да дин юлына басучылар, ураза тотучылар байтак.
Бәләбәйнең яңа һәм тарихи мәчетендә мөселман кардәшләребез күркәм ифтарлар үткәрәләр, Коръән аятьләре, вәгазьләр тыңлыйлар. Шулай ук туганнарын бергә җыеп өйдә ифтар уздыручылар бар.
Тоткан уразаларыбыз кабул була күрсен. Аллаһы Тәгалә бөек айның кадерен белергә насыйп итсен.
Зәйфә Салихова.
Фотоларда: Бәләбәйнең тарихи мәчетендә ифтар мәҗлесе