Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2024, 11:00

Каникуллар – педагоглар өчен уңышлы эшләү вакыты

28 мартта татар гимназиясе базасында Бәләбәй районының барлык белем бирү оешмаларыннан башлангыч класслар укытучыларының  район методик берләшмәсе утырышы узды.

Каникуллар – педагоглар өчен уңышлы эшләү вакыты
Каникуллар – педагоглар өчен уңышлы эшләү вакыты

Очрашу “түгәрәк өстәл” форматында булып, педагоглар “компетентлык” һәм “компетенция” төшенчәләренең асылын ачтылар.

Татар гимназиясе укытучысы Р.Р. Мөҗипова “Русия мәктәбе” программасын гамәлгә ашырганда белем бирүнең сыйфатын күтәрү ресурсы буларак компетентлы мөнәсәбәт” темасын ачты. Ул бу мөмкинлекнең гимназиядә ничек тормышка ашуын, аның белем бирү сыйфаты нәтиҗәләренә ничек йогынты ясавын җентекләп бәян итте, татар гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучыларының  эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 15 нче мәктәп укытучысы Н.В. Ларионова  “Русия мәктәбе” программасын тормышка ашырганда цифрлы белем бирү ресурсларын куллану тәҗрибәсен уртаклашты, үз “табышларын” сөйләде.15 нче мәктәптән Е.В. Шкомякова үз эш тәҗрибәсен бәян итте.

Татар гимназиясе укытучыларының креатив төркеме (Р.И. Ануфриева, О.Р. Исламгулова, С.М. Прокофьева, Р.М. Джакупова) әлеге программаны тормышка ашыру максатында дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен ничек үстерүләрен мавыктыргыч итеп күрсәттеләр. Гадәти булмаган биремнәренә кунакларны да җәлеп итә алды алар.

Очрашу эшлекле халәттә узды, һәркем фикерләре белән уртаклаша алды.

Регина Фәизова.

Фото татар гимназиясеннән.


Каникуллар – педагоглар өчен уңышлы эшләү вакыты
Каникуллар – педагоглар өчен уңышлы эшләү вакыты
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: