Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең 9б сыйныфы укучылары башлангыч сыйныф укучыларын "Әллүки" журналы белән таныштырдылар. Суфиянова Ирина журналның кайда, кайчан чыгуы турында сөйләде. Ногыманова Алсу– төрле кроссворд, ребус бүлекләре, Ануфриева Юлия – тәрҗемә текстлары, Хәсәнова Алсу математик биремнәр, инглиз теле буенча күнегүләр белән таныштырды. Укучыларга бигрәк тә "12 аерма тап", "Рәсемнәрне буя", "Юлны тап" рубрикалары бик ошады. Шулай ук русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемәләр, текстлардагы сүзләр урынына куелган рәсемнәрне сүзләр белән язу кебек күнегүләрне дә яратып башкардылар. Гомумән, укучыларга журнал бик ошады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Назир кызы укучыларны журналга язылырга өндәде.
Укучылар, әйдәгез, "Әллүки" журналына язылыйк!
Л.Фәттахова,
Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.