Новости
2 Апреля 2024, 06:00

20 июньдә вузларга кабул итү кампаниясе башлана

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана, дип хәбәр иттеләр Русия хөкүмәтендәге киңәшмәдә. Быел вуз абитуриентларының гомум саны 1 миллион кешедән күбрәк булы ихтимал.

Добавить в предпочтительные источники Google
20 июньдә вузларга кабул итү кампаниясе башлана20 июньдә вузларга кабул итү кампаниясе башлана
20 июньдә вузларга кабул итү кампаниясе башлана

“Без укырга керү өчен бөтен шартларны булдырырга тиешәбез. Быел бюджет ураннары 620, 5 меңнән артык. Абитуриентлар конкурсының уңайлы һәм ачык системасын тормышка ашыру мөһим. Бу мәсьәләне хәл итү өчен төп инструмент – “Вузга онлайн укырга кер” суперсервисы. Шулай ук аерым квота чикләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының югары уку йортларына керүгә хокукын тормышка ашыруны контрольдә тотарга кирәк”, – дип белдерде Русия хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

2024/2025 уку елына югары уку йортларына 621 321 бюджет урыны бүленгән, шуның 29 304е – яңа төбәкләрнең университетларына, дип белдерделәр хөкүмәттә.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас