«Пионер» руднигында коткару операциясе кабат җимерелү куркынычы аркасында туктатылган. Бу хакта 1 апрельдә рудник хакимиятендә хәбәр итәләр.
Идарәче директорның беренче урынбасары Алексей Афанасьев сүзләренчә, тау эшчеләре була алган урын тау массасы һәм су белән тулган. Ул берничә көн дәвамында коткаручылар һәм шахта хезмәткәрләре хәвеф белән исәпләшмичә эш алып барганнарын белдерә.
"Без тау эшчеләренең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Эшчеләр гаиләләренә, әлбәттә, ярдәм итәчәкбез», — дип аның сүзләрен китерә "РенТВ".
Тау эшчеләренең туганнары гаиләнең һәр әгъзасына еллык хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, шулай ук балигъ булганчы балалар өчен айлык пособиеләр алачак.
Билгеле булуынча, Амур өлкәсендә «Пионер» руднигының идарәче директорын тоткарлаганнар. Исегезгә төшерәбез, 120 метр тирәнлектә «тозак»ка эләккән эшчеләр арасында биш Башкортстан кешесе бар. Аларның дүртесе-Сибайдан, берсе Учалыдан, 31 яшьтән 48 яшькә кадәр. Барысы да машина йөртүче булып эшләгән.
Тау токымнары 18 март кичендә Амур өлкәсендә Зәй муниципаль округында рудникның җир асты эшләре участогында җимерелде.
фото: Башинформ