«Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган.
Алабугада, кызганычка, бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә чәчәргә тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», диелә Татарстан Рәисе хәбәрендә.
Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычның Алабуга икътисади зонасындагы биналарны җимерүе турында әйтелә, фото, видеолар тарала.
«База» Алабуга ирекле икътисади зонасында 3 дрон төшкән, 2 тулай торакта тәрәзәләр, ишекләр ватылган, 5 кеше каза күргән дип яза. Пилотсыз очкычларның «Елаз-Нефтепродукт» заводына һөҗүме хакында язалар.
«Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев дроннар һөҗүменә кагылышлы рәсми хәбәр чыгарды.
«Бүген 5.45 сәгатьтә «Алабуга» тулай торагына ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте.
Дөрестән дә, алар Мәскәүдәге сәүдә йортларына һөҗүм итә, алар Белгородтагы кеше яши торган кварталларга һөҗүм итә, алар иртәнге 5.45тә «Алабуга» тулай торагына һөҗүм итә. Нәкъ менә шундый кешеләргә каршы без махсус хәрби операция уздырабыз.
Бу пилотсыз очкычлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган. 2 кеше яраланды.
Кемне алар куркытырга тели? 1815 елда Парижны, 1945 елда Берлинны алган кешеләрнең оныкларынмы?», – дигән Шаһивәлиев.
Фото:Башинформ