Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель , 12:00

“Бабай утары”нда ифтар узды

Кичә, ягъни 2 апрельдә, Туймазыда “Бабай утары” этнографик комплексында  Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды

“Бабай утары”нда ифтар узды
“Бабай утары”нда ифтар узды

Монда Башкортстанның Туймазы, Илеш, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Ярмәкәй, Чакмагыш районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән; Татарстанның Актаныш, Азнакай, Баулы районнарыннан мөселман кардәшләребез, милләттәшләребез (якынча 200ләп кеше) җыелды. Бәләбәйдән дә бер төркем татарларыбызга күркәм мәҗлестә катнашу насыйп булды. Чара дини-мәдәни программа – Туймазы музыка мәктәбе укучыларының, сәхнә осталарының  догалары, мөнәҗәтләре, җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды.

 Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул соңгы елларда ифтар мәҗлесләренең илнең төрле тарафларында уздырылуы, яшьләрнең дингә тартылуы, ризыкның кадере артуы, хатын-кызның роле, ислам диненә нигез салынуның 1100 еллыгын зурлап  уздыруның  әһәмияте турында бәян итте. Районнардан имамнар да сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Ифтарларда бергә очрашу  үзе бер рәхәтлек хисе бирә, тәнебезне, рухыбызны, күңелебезне иман белән баетабыз. Мәртәбәле кунаклар катнашлыгында әлеге саваплы мәҗлесне оештыручы –  “Бабай утары” хуҗасы, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” оешмасы рәисе Фәнир Галимов. Фәнир Гыйльметдин улына, зур мәҗлесне оештыруда, уздыруда үз өлешен керткән һәркемгә  рәхмәтле булып таралышты ифтарда катнашучылар.

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Амин.

Зәйфә Салихова.

 

“Бабай утары”нда ифтар узды
“Бабай утары”нда ифтар узды
“Бабай утары”нда ифтар узды
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: