Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2024, 14:00

Тукайга чәчәкләр

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кичә  бөек татар шагыйре Г. Тукай бюстына чәчәкләр салды

Тукайга чәчәкләр
Тукайга чәчәкләр

Бюст Туймазы шәһәренең Куйбышев урамындагы Төмәнәк Татар тарихи-мәдәни иҗтимагый үзәге территориясендә урнаштырылган. Чәчәк салганнан соң Милли Шура рәисе Татар үзәгендә булды.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов матди ярдәме белән төзелгән ике катлы бинада Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге урнашкан. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше –  Туймазы татарларын мәдәни яктан агарту, милли традицияләрне саклау һәм үстерү.

Мәдәни үзәктә очрашулар үткәрү, ял чаралары оештыру өчен шартлар тудырылган. Балаларны туган телгә өйрәтү өчен махсус класс ачылган. Якын арада татар хореографиясе һәм вокал, кул эшләре түгәрәкләре эшли башлаячак. Балаларны борынгы йолалар һәм халык уеннары белән таныштырачаклар.

Үзәктә шулай ук радиостудия бар, ул татар телендә музыкаль клиплар һәм тематик тапшырулар трансляцияли, дип хәбәр итәләр

"Бөтендөнья татар конгрессы" сайтыннан.

Тукайга чәчәкләр
Тукайга чәчәкләр
Тукайга чәчәкләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: