Новости
4 Апреля 2024, 09:00

Прививка ясау кампаниясе башланды

Башкортстанда талпан энцефалитетыннан прививка ясау кампаниясе башлана, дип хәбәр итә республиканың Роспотребнадзор идарәлеге. Уралда, Себердә, Ерак Көнчыгышта һәм Русиянең үзәк төбәкләрендә инфекция чыганаклары теркәлә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Прививка ясау  кампаниясе башландыПрививка ясау  кампаниясе башланды
Прививка ясау кампаниясе башланды

“Бу бөҗәк өлкәннәрнең һәм балаларның саулыгына ифрат зур зыян китерүе ихтимал”, – дип искә төшерделәр күзәтү ведомствосында.

Талпан энцифалитетын яхшы искәртү чарасы – вакцинация. Роспотребнадзор талпан энцефалитетына каршы прививка куйдырырга һәм өч елга бер тапкыр кабаттан вакцина ясатырга тәкъдим итә.

"Башинформ" буенча

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас