Әхлаклылык – кешене башка тереклек ияләреннән аерып торучы зур сыйфат. Безгә, Кеше булып калу өчен, дуслык, батырлык, кыюлык кына түгел, ә акыллылык, пөхтәлек, ачык йөзлелек, хезмәт сөючәнлек, эшчәнлек, җаваплылык, шәфкатьлелек, туры сөйләм, тыйнаклык, сабырлык, татулык, яхшы холык, бер-береңә ихтирам, намус кебек сыйфатларның барысы да кирәк. Чөнки алар кешене һәм, гомумән, тормышны бизи. Мондый сыйфатлар кеше яшәешенең һәр чорында булган, бар һәм булачак. Безнең бүгенге тормышыбызда да әхлак сыйфатларының алыштыргысыз роль уйнаганын кешеләр онытмасын иде!
Габдулла Тукай
Әхлаксызлык
Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби,
Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без,
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.