Беренче көнне алар А.Э. Тюлькин музеенда булып, сәнгать дөньясына чумдылар.
Русиядәге иң зур Уфа лимонарие сәяхәтчеләрне тропик җәйгә алып килде, ә тышта югыйсә юеш, болытлы иде.
Бәләбәй пенсионерлары өчен икенче көн Русия Герое М. Шаймуратов һәйкәле янында экскурсиядән башланды, аннары ул Дуслык монументы янында дәвам итте. Уфа нәкъ монда “туган”, беренче кальгә – агач Уфа крепосте биредә барлыкка килгән.
Экскурсантлар Салават Юлаев исемендәге мәйданда йөрделәр, Агыйдел ярыннан шәһәр күренешләренә сокландылар, милли герой янында истәлеккә фотоларга төштеләр.
Башкаланың иң яшь музеенда булу – Уфа тарихы музее – шәп бүләк булды. Шулай ук курай әзерләү буенча осталык классы да, Милли музейның фәнни хезмәткәре Илдар Шәриповның курайда башкорт көйләрен искиткеч итеп уйнавы да.
Уфа буйлап сәяхәт Башкорт академия театрында “Амеля” спектаклен карау белән тәмамланды.
Экскурияне "Suleyman Travel" (Уфа) фирмасының игътибарлы хезмәткәрләре хезмәтләндерде. Оештыручы – Бәләбәй районы ветераннар советы.
Әлеге программа БР Башлыгы һәм Башкортстан хөкүмәте яклавында гамәлгә ашырыла.
Мила Любченко. Фотолар авторныкы һәм ветераннар советыннан.