Акция чикләрендә яшьләргә буклетлар таратылды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – яшьләр арасында кире социаль күренешләрне искәртүнең төп бурычы. Эчкечелек, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан кешеләр арасында социаль ятимлек, авыруларның югары күрсәткече, үлем-китемнәрнең беренче сәбәбе буларак, җиңелергә, юк ителергә тиеш!
Чара ахырында оештыручы Ольга Федорова яшүсмерләрне эчкечелеккә китерүче проблемалар турында сөйләде. Хәмер куллану статистикасына тукталды, эчкенең аеруча яшь организмга зыяны турында тәфсилләп бәян итте.
Рәмзилә Камеристова әзерләде.
Фото СДК