Күп илләрдә, шулай ук бөтендөнья оешмалары дәрәҗәсендә 30 март – Җирне саклау көнен билгелиләр. Бәйрәмнең максаты – һәлак булганнарны искә алу, тынычлыкка өмет һәм ышанычны ныгыту, бер-береңә һәм планетага изге мөнәсәбәттә булу һ.б. Гомумән, бу дата гаять зур экологик дата булып исәпләнә.
“Урал-Батыр” мили-мәдәни үзәгенең татар мәдәнияте үзәгендә 2 апрельдә “Җирне саклау көне” тематик чарасы узды.
Анда катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихын, йолаларын белделәр. “Минем йортым Җир” викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Табышмаклар әйтештеләр, табигатькә бәйле сынамышларны искә төшерделәр.
Зәйфә Салихова.