+4 °С
Болытлы
“Аны “Мөһим төшенчәләр турында сөйләшү” яки класстан тыш эш чикләрендә кертәбез. Әйткәндәй, бу гадәти дәрес түгел. Укытучы белән балалар арасында гаилә коруга уңай караш булдыруга юнәлтелгән сөйләшү булырга тиеш”, – диде Татьяна Голикова. – Мәктәп эскәмиясеннән үк гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга басым ясаячакбыз”.
18-35 яшьлек яшьләрнең алдына куелган тормыш максатлары арасында 71 проценты бәхетле гаилә коруга, балалар тәрбияләүгә өстенлек бирә, шуңа күрә бу теләкне хуплау мөһим, дип билгеләде ул. Хәзер “Гаилә” милли проектын булдыру өстендә эш алып барыла.
Фото:Ксения Калинина