Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель , 14:00

Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды

Рамазан ае тәмамлану уңае белән Ураза бәйрәме – мөселманнар өчен зур һәм күркәм бәйрәм. Аны бөтен мөселман дөньясы зурлап уздыра

Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды
Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды

Бәләбәй шәһәре һәм районында да ул көтеп алынды һәм оешкан рәвештә узды. (Сүз уңаеннан, быел бер Аллаһ ризалыгы өчен ураза  тотучылар аеруча күп булды. Тәрәвих намазларына җыелгач, алар илебездә, Җир шарында тынычлык урнашуын, ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, ихлас теләкләрен теләделәр).

Шәһәр һәм район мәчетләрендә иртәнге якта гает намазлары бик күп дин кардәшләрне җыйса, төшкә таба аларны сыйлы өстәлләр көтеп алды. Бәйрәм хөрмәтенә өйләрдә дә мул табыннар әзерләнде, таба ашлары пеште, туганнар бергә җыелды.

Әйтик, Мәтәүбаш авылында Рауза мәчетендә бөтен авылга җитәрлек итеп пылау әзерләнде, авыл кешеләре үзләре дә бәйрәмгә күчтәнәчләр белән килделәр.

“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге изге бәйрәмгә багышланган зур концерт оештырды. Бу концерт –  мәдәниара һәм динара аһәңлелекнең чагылышы. Барыбыз өчен дә рухи кыйммәтләрнең, бердәмлекнең гаять мөһимлеген чагылдырды ул.

Бәйрәм программасы  мөселман дөньясының дини традицияләрен һәм мәдәни мирасны чагылдырып кына калмады, тынычлык һәм ярату, үзара аңлашуны да гәүдәләндерде. Ә алар нинди милләттән һәм  нинди диндә булуыбызга карамастан, рухилыкның, яшәүнең  нигезе булып тора. Без  -  ярату һәм Аллаһка ышану белән берләшкән зур бер халыкара гаилә бит.

Җыелганнарны Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар Галиев бәйрәм белән тәбрикләде.

Өч көн дәвам итәчәк бу күркәм бәйрәм шатлыгын чагылдырып, тамаша залы  алкышларга һәм елмаюларга күмелде.

Зәйфә Салихова.

Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды
Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды
Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды
Бәләбәйдә Ураза бәйрәме күркәм узды
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: