Новости
11 Апреля 2024, 12:00

Хуҗабикәгә кирәкле 5 киңәш

 Сырник ясаганда эремчек һәм йомырка катнашмасына аз гына үсемлек мае да кушсагыз, сырник тәмлерәк була, кабарыбрак пешә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хуҗабикәгә кирәкле 5 киңәшХуҗабикәгә кирәкле 5 киңәш
Хуҗабикәгә кирәкле 5 киңәш

 Макароннарны зуррак кәстрүлдә пешерергә тырышыгыз. Болай ул тигез пешә, ябышмый. Тозны макароннан алда салалар.

 Суыткычта сакланган помидорның тәме үзгәрә. Аны бер рәт итеп таратып яки кәгазь пакетка салып, бүлмә температурасында тотарга кирәк.

 Пычакны кайнар суда юарга ярамый - үтмәсләнә.

 Йомырка агын алюмин савытта тугламагыз. Ул көлсу төскә керәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас