Профсоюз комитеты җитәкчелегендә һәм дирекция ярдәмендә коллективта хезмәткәрләр арасында күмәк-мәдәни һәм спорт эше даими алып барыла. Сер түгел, яхшы ял эшкә сәләтлелеккә, кәефне күтәрүгә һәм хезмәткәрләрнең бердәмлегенә булыша. Сөт комбинатында хезмәтнең һәм талантның кадерен беләләр.
Комбинатта 15тән артык хезмәткәр предприятие ветераннары составындагы жюри хөкеменә өч номинациядә иҗади сәләтләрен тәкъдим иттеләр; “Вокал осталыгы”, “Нәфис сүз”, “Хореография” һәм “Оригинал жанр”.
Тамашачылар хезмәттәшләренең чыгышларын җылы кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.
Алып баручылар Резеда Латыйпова һәм Риваль Дәүләтбаев бәйрәм кәефе тудыра алдылар һәм конкурсантлар сыйфатында уңышлы чыгыш ясадылар.
Жюри конкурска йомгак ясады, барлык призерлар һәм җиңүчеләр дипломнар, акчалата сертификатлар алдылар.
Любовь Иванова. Автор фотолары.