Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель , 11:00

Татар халкы киләчәге Мәңге Тукайлы булсын!

15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый

Татар халкы киләчәге  Мәңге Тукайлы булсын!
Татар халкы киләчәге Мәңге Тукайлы булсын!

1913 елның 26 февралендә Г. Тукай дусларының һәм табибларның киңәше белән Клячкин шифаханәсенә кереп ята. Бу турыда ул  «Ике ихтар» дигән мәкаләсендә хәбәр итә.

Шагыйрьне дәваларга шәһәрнең атаклы табибларыннан булган Роман Альбертович Лурия (1874-1944) алына. Авыруны К. Нәҗми урамы ягыннан беренче каттагы (урам кырыеннан 4-5 тәрәзәләр) бүлмәгә урнаштыралар.

Гомеренең соңгы көннәрендә дә, үлем түшәгендә ятканда да шагыйрь каләмен кулдан төшерми, иҗат итәргә үзендә көч таба. «Шөһрәт», «Хәстә хәле», «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Кыйтга», «Мәктәп» исемле шигырьләрен, дуслары Фатих Әмирханга, Әхмәдгәрәй Хәсәнигә, Зәйнәп Хәсәниягә хатлар яза. Авыруның хәлен белергә иптәшләре, хезмәттәшләре, аерым кешеләр көн саен диярлек килеп йөри.

Г. Тукай 2 апрельдә (яңача 15) кичке 8 сәгать 15 минутта 27 яше тулмыйча да Клячкин шифаханәсендә вафат була.

Һәр ел саен  15 апрель көнне Казанда Яңа татар бистәсе зиратындагы Г. Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына.

 

ТУКАЙ ДИСӘМ…

Тукай дисәм,

Җанга моң тарала.

Нинди тылсымы бар бу сүзнең?

Сурәтенә карап бу хакта мин

Уйланамын, калсам берүзем.

 

Тукай һәм моң...

Бер үк төсле сүзләр.

Җандашлардыр, шулай тоела.

Тукай дисәм – җанга моң тарала,

Ә моң дисәм – Тукай уела.

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: