Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель , 12:00

Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...

Ул җырлап җибәрдеме, аның йөрәгеннән агылган моң әллә нинди сихри көче белән бөтен булмышыңа тула да, күңел офыкларын киңәйтеп, Иләһ тарафыннан булдырылган бу могҗизаи дөньяда нур чәчеп, гомернең кадерен белеп  яшәргә әйди. Әй, җыр, әй, моң, әй, җырчы егет, сезгә сокланмау, рәхмәтле булмау мөмкинме соң!

Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...
Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...

Менә шундый уйлар дулкынында тирбәлгәндер 12 апрельдә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә узган концертта залны тутырып килгән тамашачы. Бу язгы матур җыр кичәсен туган көне уңаеннан яраткан җырчыбыз  Эдуард Егоров бүләк итте аңа.

Эдик, күпләр аңа үз күреп шулай дәшә, татар, шулай ук рус эстрада җырларын бердәй зур осталык белән башкарып, күптән инде таләпчән тамашачының ихтирамын, яратуын яулады. Үзен җырдан башка күз алдына да китерә алмаган, бар булмышын җыр сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган, Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә тавыш режиссеры булып эшләүче җырчы егетне Бәләбәйдә генә түгел, республикада да яхшы беләләр, аның  төрле дәрәҗәләрдә уздырылган җыр бәйгеләрендә күп тапкырлар призлы урыннар яулаганы бар. Шунсы шатлыклы, искиткеч матур, йомшак тавышка ия булып та; үз тырышлыгы белән җырны югары башкару осталыгына ирешеп тә, Эдуард Евгений улы сәхнәдә дә, тормыштагы кебек, гади, тыйнак булып кала – сикерә-сикерә биеми, шоулар оештырмый, ялтыравык киемнәр киеп шаккаттырмый. Аның өчен иң мөһиме – җырны, аның моңын йөрәгеннән  алып тамашачы йөрәгенә  җиткезү һәм ул шуңа ирешә дә.

Концертларда, төрле чараларда Эдуард бер яисә ике генә җыр җырлау белән чикләнә һәм бу тамашачыга җитми дә кала иде. Ә әлеге концертта исә мәхәббәт,  әни, тормыш һ.б. мәңгелек темалар турында популяр рус һәм татар композиторларның җырларын җырлады да җырлады ул, янында Бәләбәйнең виртуоз баянчысы Валерий Гайнетдиновны  күрү дә куанычлы булды. Эдуардны котларга килгән иҗатташ дуслары – Кушнаренко кунагы Гүзәлия Исламова, Оксана Вәлиуллина, Анастасия Ганюшкиналар да матур җырлары белән концертны бизәделәр.

Эдуард Үзәк Мәдәният сарае каршындагы “Акчарлак” татар җыр төркеме солисты да. Аны тәбрикләргә килгән әлеге төркем, төркемнең үз “Бони М”ы чыгышлары күңелле минутлар бүләк итте. Төркем җитәкчесе, Эдуард Егоровның әнисе Рәзидә ханым Ибатуллинаның чыгышы дулкынландыргыч булды. “Улым биш яшендә үк җырлый башлады, шуннан бирле җырдан аерылганы юк. Бик ярдәмчел, төркемдәге сәхнә осталарыбызның иҗат кичәләрен уздыруда зур ярдәм күрсәтеп килә, ә үз концертын беренче тапкыр оештыруы. Улым белән горурланам”, – диде җырчы әни. Ана белән улның бергә җырлавы алкышларга күмелде.

Җырчы егеткә рәхмәтле тамашачылар сәхнәгә чәчкәләр, бүләкләр алып менделәр. Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлекчә җитәкчесе Рүсәл Гәрәев: “12 апрель – Космонавтика көнендә туры килгән чара сәбәчесен Юрий Гагарин белән чагыштырды. Юрий Гагарин тәүге очышы белән бөтен илләрне якынайткан илче, Эдуард җырлары белән күңелләрне якынайта”, –  диде ул.

“Урал-Батыр “ милли-мәдәни  үзәге директоры Людмила Джима: “Эдуард—коллективның җаны, аны бик ихтирам итәбез, яратабыз. Ул шәп җырчы гына түгел, тавыш яздыручы режиссер да, оператор да, тырыш, бар эштә ярдәмгә килергә әзер хезмәткәр, якты күңелле кеше, чын талант иясе”, – дип коллектив тарафыннан әзерләнгән бүләкләрен тапшырды.

Программа азагында Эдуард Егоров тамашачыларга, әлеге җылы, ихлас җыр бәйрәмен әзерләүдә ярдәм күрсәткән хезмәттәшләренә чиксез рәхмәт белдерде.

Концертны Анжела Әүбакирова җанлы итеп алып барды.

Җырлавы белән тамашачыларны үзенә гашыйк иткән Эдуард Егоровка гомер юлыннан арытаба да  җыр белән атлавын телик.  Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...

Өзелмәс моң булып яшә җирдә,

Бар булмышың синең җырларда.

Иләһ сиңа ак моң бүләк иткән,

Халкың өчен өзелеп җырларга.

 

Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...
Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...
Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...
Җырла, егет, киереп киң күкрәгең...
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: