Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2024, 15:00

Башкортстанга Белгородтан 500 бала килде

 Аларны Илеш районының "Орленок" балалар савыктыру лагерена һәм Әбҗәлил районының "Березки" ял йортына урнаштырачаклар. Биредә балаларны тиешле программа буенча укуларын дәвам итү өчен барлык кирәкле шартлар белән тәэмин итәчәкләр, шулай ук мәдәни ял оештырачаклар һәм төбәкнең истәлекле урыннары белән таныштырачаклар.

Башкортстанга Белгородтан 500 бала килде
Башкортстанга Белгородтан 500 бала килде

Белгородтан килүчеләрнең берсе Иван Пензев сүзләренчә, аңа Башкортстан бик ошаган һәм ул республиканы якыннанрак белү мөмкинлеген түземсезлек белән көтә.

"Башкортстан бик матур, әмма әлегә Белгород белән чагыштырганда, сездә салкынрак. Элек мин башкорт балы һәм сезнең милли ризыкларыгыз турында бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Иң мөһиме, без укуыбызны тыныч кына тәмамлый алачакбыз, чөнки Белгородта дәресләр вакытында ракета хәвефе яки пилотсыз очкычлар янавын игълан итәләр иде, бу вакытта без коридорга чыгабыз һәм уку процессын туктатырга туры килә иде, — дигән Иван «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Якташының фикерен Валерия Гавшина да хуплый, ул Башкортстанның кунакчыллыгына соклана.

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр иткәнчә, балалар республикада май ахырына яки июнь башына кадәр булачак.

Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин Белгород өлкәсеннән килгән укучылар республика мәктәпләренә беркетелгән, педагоглар билгеләнгән һәм актуаль расписание төзелгән, ди.

.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: