Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2024, 11:00

Иң эссе җәй булырга мөмкин

Галимнәр бу хакта менә нәрсә сөйли

Иң эссе җәй булырга мөмкин
Иң эссе җәй булырга мөмкин

Быелгы җәй Русиядә метеокүзәтүләр тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Башкортстанда җәй нинди һава торышы нинди булачак? ESG үсеш стратегик проектында катнашучы, яңа экотерриторияләр үсеше моделе, Уфа Фән һәм технологияләр университетының геология, гидрометеорология һәм геоэкология кафедрасының өлкән укытучысы, Евразия НОЦ дөнья дәрәҗәсендәге кампус резиденты Рита Камалова шул хакта сөйләде.

- Рита Галимҗановна, аномаль эсселек һәм аның нәтиҗәләре инде күптән галимнәрне кызыксындыра гына түгел, ә планетада яшәүче һәр кешенең сәламәтлегенә һәм иминлегенә дә кагыла.

- Ел саен без яңалыклар белән очрашабыз, ниндидер бер ай яисә, гомумән, ел күзәтүләр тарихында иң эссесе булды. Бу бөтендөньядагы, шклай УК аерым төбәкләрдәге хәлләргә дә кагыла. Хәзерге вакытта без тиз үзгәрүчән климат шартлары вакытын кичерәбез. Мәсәлән, республикада температураның үсеш тизлеге ун ел эчендә 0,34°с тәшкил итә. Иң зур үсеш тизлеге Стәрлетамакта, аның ун ел эчендә 0,44°с булуы ачыкланган. Кыш көне республикада температура үсеше интенсивлыгы җәйгә караганда зуррак. Әгәр дә бу һәркемгә кагылмаса, ул фәнни даирәләрдә шулай кала алыр иде.

Эссе җәй - глобаль җылынуның бер ягы. Озак дәвам иткән югары температура бик күп тискәре нәтиҗәләргә китерә. Табигый мохиттә башта атмосфера корылыгы, аннары туфрак һәм аннан соң гидрологик корылык формалаша башлый.

- Соңгы елларда безнең төбәк территориясендә экстремаль эссе һава торышы ешрак урнаша. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

- Соңгы өч елда җәй эссе һәм коры булды. Су объектларында бу шунда ук чагыла. Башкортстан һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүчеләр җәйге сезонда республика елгаларының, аеруча Агыйделнең, су дәрәҗәсе төшүен күргәндер. Сулыкларда су кими, бу суның сыйфаты начарлануга һәм төбәкнең су ресурслары кимүгә китерә. Мондый шартларда сусаклагычларны тутыру да авыр булырга мөмкин. Ә аларның иң мөһим бурычы - эчү, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү.

Шулай ук озакка сузылган эсселек табигый янгыннарның күпләп чыгуына китерә. Эссе һәм коры һава торышында аларның таралу мәйданнары бик тиз арта. Тикшеренүләр барышында 1990 еллардан соң янгын куркынычлыгының артуы ачыкланган.

Эсселек авыл хуҗалыгына да нык тәэсир итә. Туфракның кибүе, вегетация чоры уртасында аның продуктив катламында мөһим су запасларының югалуы авыл хуҗалыгы культураларының уңышы кимүенә китерә.

Социаль өлкә турында да онытмаска кирәк. Озакка сузылган эсселек шартларында, әйтик, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган халык нык зыян күрә, өлкән яшьтәгеләр арасында үлем арта.

– Мондый табигый күренешләр - һичшиксез, җитди фәнни өйрәнү объектлары. Мондый тикшеренүләр Уфа университетында ничек уза?

- Эссе җәй һәм глобаль җылыну нәтиҗәләре күпкә күбрәк. Моны безнең республика өчен уңай дип санаучылар да бар. Мәсәлән, без вегетация чоры артуын һәм җылыту чоры кимүен ачыкладык, бу җылылык системаларының эшен планлаштырганда файдалы булырга мөмкин: ягулыкны җылытуга киметү һәм кулланучыларның акчаларын экономияләү. Бу процессларны һәм күренешләрне без Уфа университетының Табигать һәм кеше институтының «Гидрометеорология» юнәлеше студентлары белән берлектә, шулай ук Евразия карбон полигоны кысаларында Башкортстан Республикасы университетлары консорциумының фәнни проектларында тикшерәбез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: