Үзйөрешле сиптергечләрдән файдаланып, алар күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыралар. Шулай ук күпьеллык үләннәрне тырмалый башлаганнар. Туфракның әзерлегенә карап, бу кыр эшләре районның башка хуҗалыкларында да башланачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында орлыкларны агулыйлар.
Авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, 27 800 гектар сабан астына чәчәргә планлаштырыла, шуның 17500 гектары – бөртекле культуралар.
2024 ел уңышы өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 10600 гектар бөртекле уҗым культуралары чәчкәннәр.
Хуҗалыклар орлыклар белән – 100% , ягулык-майлау материаллары белән 98% тәэмин ителгәннәр. Хуҗалыкларда булган 173 тракторның 142се техтикшерү үткән. Тагылма корылмалар басуга чыгарга әзер.
Яхшы уңышка нигез салыр өчен авыл эшчәннәре язның һәр аяз көнен мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.
Римма Солтанова.
Фото: авыл хуҗалыгы хезмәтеннән.