Новости
17 Апреля 2024, 08:00

27 апрельдән республикада янгынга каршы режим кертелә

“Бер үк вакытта янгынга каршы режим шартларнда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен гражданнарның һәм юридик шәхесләрнең җаваплылыгы арта”, – дип билгеләде Марат Латыйпов.

Добавить в предпочтительные источники Google
27 апрельдән республикада янгынга каршы режим кертелә27 апрельдән республикада янгынга каршы режим кертелә
27 апрельдән республикада янгынга каршы режим кертелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады.

«27 апрельдә республикада янгынга каршы махсус режим кертәбез. Көчләр һәм чаралар бар, әзерләник”, – диде Башкортстан җитәкчесе.

Хәтерегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен штрафлар түбәндәгечә:

гражданнарга — 10-20 мең сум;

вазыйфа биләүчеләргә — 30-60 мең сум;

юридик шәхес булдырмыйча эшкуарлык эшмәкәрлеген алып баручыларга — 60-80 мең сум;

юридик шәхесләргә — 400-800 мең сум.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас