Бу көннәрдә безнең фронтовик Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевтан, Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйлметдиновтан, ветераннар советы рәисе Александр Буйловтан һәм шәһәр-районда яшәүче күпләрдән җылы котлаулар ала.
“Сезнең тормыш юлыгыз – бүгенге Ватан сакчыларына чын маяк. Сездәге акыл һәм Туган илгә бөек сөю – безнең барыбыз өчен дә үрнәк, – Азат Альверт улы ветеранга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте. – Сез совет халкының илне илбасарлардан коткарган һәм без ирекле, чәчкә аткан илдә яши алсын өчен барсын да эшләгән искиткеч буыныннан. Сез – безнең горурлыгыбыз, гаҗәеп ныклык һәм тормышны ярату өлгесе!”.
Исегезгә төшерәбез, сугышта катнашучы күп еллар Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашу турында хыяллана. 2023 елда ветеран турында улы шикеле хәстәрлек күрүче Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйлметдинов Габдрәүф Сәлах улының хыялын тормышка ашыра. 78 нче җиңү язында безнең күренекле якташыбыз Башкортстан Республикасынан 9 Май хөрмәтенә илнең төп парадында катнаша.
Бүген ул тагын хыял белән яши. Җиңүнең 81 нче еллыгында үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итәргә. Танкистка озак елларга сәламәтлек телик!
Светлана Шириня.