Новости
18 Апреля 2024, 08:00

Үзәк банк Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыкка багышланган тәңкәләр чыгарды

Русия банкы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы геройлары” һәм “Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүе” сериясеннән истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарды

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзәк банк Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыкка багышланган тәңкәләр чыгардыҮзәк банк Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыкка багышланган тәңкәләр чыгарды
Үзәк банк Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыкка багышланган тәңкәләр чыгарды

Ике сумлык акча оста летчик Борис Сафоновка арналган. Сугыш вакытында ул дошманның 20дән артык самолетын бәреп төшергән. Сафонов беренчеләрдән булып сугыш елларында батырлыгы өчен ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Өч сумлык тәңкә – “Кызыл Йолдыз ордены”.

Ике тәңкә дә 925 пробалы көмештән пруф сыйфаты белән эшләнгән, беренчесенең авырлыгы – 15,55 грамм, икечесенең 31,1 грамм. Һәрберсенең тиражы – 3 мең данә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас