Ветераннар советы каршындагы СВО яугирләренә посылкалар туплана торган складка солдатларга ихлас ярдәм итү теләге белән бер кыз килде. Ул 15 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Женя Швыркова. Бу хакта “СВО” төркеме ирекмәне Алена Рахманкулова хәбәр итте.
Женя әти-әнисеннән хәрби бурычларын үтәүче бәләбәйлеләр өчен складта гуманитар ярдәм туплануын белгән. Махсус хәрби орперациядә кызның беркеме дә юк, әмма ата-аналар, укытучыларның сөйләгәннәре, мәктәптә солодатларга ярдәм җыю буенча патриотик акцияләрдә катнашу аны илебез позицияләрен алгы сызыкта саклаучыларга ярдәм итәргә дигән үзаллы карар кабул итүгә китергән.
– Женя хат язган һәм рәсем төшергән. Хатта үзе һәм гаиләләре белән якташларыбыз өчен борчылулары, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтүләре турында язган, аларга изге теләкләр теләгән, – дип сөйләде ирекмән. – Аннары ул 300 сум акча җыйганын һәм яугирләргә нәрсә дә булса сатып алырга теләвен әйткән. Әмма без баш тарттык, аның ихлас язган хаты бары нәрсәгә караганда да мөһимрәк!
– Хат белән рәсем якын көннәрдә гуманитар йөк белән һичшиксез яугирләргә озатылачак, – дип белдерде Алена Рахманкулова.
Күңел матурлыгы – кешенең изге гамәлләрендә! Мондыйлар үзебезнекеләрне ташламыйлар!
Светлана Шириня.