+2 °С
Болытлы
Презентация ярдәмендә китапханәче башкорт, татар, рус, мордва, мари һәм чуваш милли костюмнарының тарихы, элементлары, тәгаенләнеше турында сөйләде. Балалар белән халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен барладылар, “Тирмә”, “Кем бу?”, “Түбәтәй”, Алтын капка” һб. милли уеннар уйнадылар.
Чара барышында оештыручылар укучыларга милли костюм – теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше икәнен аңлаттылр. Ул гади кием генә түгел, ә бәлки тулы бер халык, шулай ук аерым кешге турында бәян итә алучы зур тарих һәм аларны, йолалар сыман, сакларга кирәк.
Регина Фәизова әзерләде.
Фото китапханәдән.