Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 11:00

Республиканың хезмәт базарында иң кирәкле белгечләр билгеле булды

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Башкортстан юлдаш телеканалының “Честно говоря” тапшыруында бүген республика эш бирүчеләренең нинди белгечләргә мохтаҗ булуын сөйләде.

Республиканың хезмәт базарында иң кирәкле белгечләр билгеле булды
Республиканың хезмәт базарында иң кирәкле белгечләр билгеле булды

“Хәзер предприятиеләргә һәм оешмаларга төрле категорияле 4,5 мең водитель һәм 3,5 мең слеасарь, шулай ук ЧПУ станоклары операторлары, эшчеләр һәм инженерлар таләп ителә”, – диде ведомство җитәкчесе.

Моннан алдарак Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры кадрларга кытлыкны республика икътисады өчен төп чакыру дип билгеләгән иде.

Фото:Олег Яровиков

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: