Ю. Хөсәенова һәм А. Рахманкулова җитәкчелегендә “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеме ирекмәннәре халык ярдәмен төяде.
Автомобильләрне төяргә төягеч кирәк булды. Бу эшне һәрчак водитель-эвакуатор Андрей Лаврентьев үти.
Һәрчактагыча, укытучы Әнвәр Сәйфуллин җитәкчелегендә Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы студентлары төяүчеләр булдылар. Алар аерым рәхмәткә лаек. Йөк бит тонналарча! Фура шыплап тулды.
Гуманитар йөк төягән чакта “Меркурий” җәмгыяте директоры Марат Шафиковның һәм Бәләбәй районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Владислав Семеновның оештыру сәләте кирәк булды. Алар хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев белән үзебезнекеләр өчен гуманитар йөкне озата баралар.
Хәерле юл!
Любовь Иванова. Автор фотолары.