Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 17:00

Өзмәгез умырзаяларны!

Бу язгы чәчкәне өзсәң, гомерең кыска була, дигән хорафат яши

Өзмәгез умырзаяларны!
Өзмәгез умырзаяларны!

Тау битләүләрендә  сары һәм күк умырзаялар күренә башлаган. Җир йөзендә язның тәүге чәчкәсенең 20гә якын төре исәпләнә һәм барсы да “Кызыл китап”ка кертелгән.

Безнең төбәктә күк, зәңгәр, ак, сары умырзаялар очрый. Кызганычка каршы, елына бер тапкыр гына баш калкыткан бу матурлыкны өзүдән, гөлләмә итеп җыюдан тартынмаганнар да очрый. Шуны күз уңында тотып, чәчкәне саклау максатында ел саен акцияләр уздырыла, Умырзая көне билгеләнә.

Әйткәндәй, аның тарихы 1984 елга, Бөек Британиягә барып тоташа. Бу илдә язгы чәчкәләргә бәйле ышану да яшәп килә. Әгәр дә аны йорт тирәсенә утыртсаң, усал затлардан саклый, имеш. Ә бездә, бу язгы чәчкәне өзсәң, гомерең кыска була, дигән хорафат бар. Күрәсең, олылар аны кешеләрдән өздермәс өчен уйлап чыгарганнар. Яз чәчкәсенең гомере болай да кыска, матурлыкны күреп, сокланып калыйк! Өзмәгез умырзаяларны!

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: