-1 °С
Болытлы
Инвестор Руслан Акчурин төзелешне 2026 елда төгәлләргә ниятли. Яңа проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 140 млн. сум тирәсе.
Курорт биләмәсендә актив ял яратучылар өчен тау чаңгысы, тюбинг трассалары һәм мототрасса эшлиләр. Биләмә тирәсен төзекләндерү, кунакханә комплекслары, мунчалар, прокат станциясе, медицина пункты, банкет залы төзергә планлаштырыла.
Әлеге вакытта республикада 14 тау чаңгысы үзәге эшли, аларда төрле катмарлыкта һәм озынлыкта 75 трасса исәпләнә. 9 үзәк туристик объектларның федераль исемлегенә кертелгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Зәйфә Салихова әзерләде.