Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 17:00

"Компенсация түләсен"

Биш кеше һәлак булган авариядә исән калган егетнең "КамАЗ" водителен күрәсе дә килми. Аны әлегә башка нәрсә борчый.

"Компенсация түләсен"
"Компенсация түләсен"

Биш кеше һәлак булган авариядә исән калган Алексей һәлакәттә имгәнгән сөйгәне өчен кайгыра. “Честно говоря” корреспонденты 22нче дәваханәнең нейрохирургия бүлегендә яткан яшь егет белән аралашкан.

Алексей сүзләре буенча, ул сөйгәненең хәле өчен өзгәләнә. Авария аркасында егет бик авыр хис-тойгылар кичерә. Бәрелү мизгелендә төгәл ниләр булганын ул әле аермачык хәтерләми, чөнки аның баш мие бәрелгән. Әмма “КамАЗ” водителенең кинәт алар алдында борылуы егетнең хәтерендә. Шуңа алар туктап өлгермәгән һәм китеп барган җирдән махсус машинага килеп кергән. “КамАЗ” водителенә килгәндә исә, Алексей аның хакта болай дигән: “Аны күрәсем дә килми, гаепле дип тапсалар, һәлак булганнарга компенсация түләсен”.

Юлга су сиптерә торган махсус йөк машинасы водителен гаепле дип тапкан очракта аңа тугыз елга кадәр колония яный. Махсус машинаның юлда бернинди дә өстенлеге булмаган, борыла башлар алдыннан водитель манёврның хәвефсез булуына инанырга, ягъни сул полосада килүче машиналарны үткәреп җибәрергә тиеш булган.

Исегезгә төшерәбез, җомга көнне, 19 апрель иртәсендә Уфаның Киров районында Уфа-Ырынбур трассасының 1нче километрында Уфа районында яшәүче 39 яшьлек юлларга су сиптерүче “КамАЗ” водителе юл уңаеннан сул полоса буйлап хәрәкәт итүче “ВАЗ-2115” белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның водителе һәм 4 пассажиры һәлак булган (3 егет - 22 һәм 20 яшьләрдә) һәм 2 кыз (18 яшьлекләр). 21 яшьлек егет һәм аның сөйгән кызы исән калганнар. Бер кыздан башка (ул – Уфадан) яшьләрнең барысы да – Уфа районында яшәүчеләр.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: