Нәзирә Фәрхетдин кызы Хисаметдинова җитәкчелегендәге “Ләйсән” башкорт җыры халык ансамблендә катнашучылар да нәкъ шундыйлар.
“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә башкорт вокалы осталарының отчет концерты узды.
Тамашачылар башкорт халык җыры фольклор иҗатына һәм башкорт халкы җырларының искиткеч моңына чума алдылар. Чыгышлар чагу биюләр белән дә тулыланды.
Һәвәскәр сәнгатьтә катнашучыларның барсына да иҗади эшчәнлектә катнашулары, Бәләбәй тамашачысына гүзәл башкорт җыр сәнгате үрнәкләрен бүләк иткәннәре өчен почет грамоталары тапшырылды.
“Ләйсән” башкорт җыры ансамбленең отчет концерты тамашачыларга бик ошады. Бу чын талант, музыкага сөю кичәсе булды, тамашычалар күңелен моңга баетты.
Зәйфә Салихова.