Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 13:00

Уттан калмый шул...

 80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык янган

Уттан калмый шул...
Уттан калмый шул...

19 апрельдә Бөре районының Вязовка авылында хайваннар һәм кош-корт асралган ангар янган. 80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык янып үлгән. Тагын 20  сарыкны хуҗа янган бинадан чыгара алган. 54 яшьлек фермерның куллары пешкән.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ачык ут белән бөтен мәйдан янган, шулай ук бер түбә астында янкорма итеп төзелгән гараж, мунча һәм  абзар янган.

Янгынның гомуми мәйданы 1,2 мең кв. метрдан артык тәшкил иткән. Вакыйга урынында янгын тикшерүче эшли,  янгын лабораториясе эксперты да шунда. Хуҗа автомобиль аккумуляторын караусыз зарядкада калдыруын хәбәр и ткән, янгын чыгу сәбәбе шул булырга мөмкин.

Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: