Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 15:00

Башкортстанда гыйнвар-февральдә 2,7 мең пар аерылышкан

Бу сан 2023 елның шул чорына караганда 13 процентка күбрәк.   

Башкортстанда гыйнвар-февральдә  2,7 мең пар аерылышкан
Башкортстанда гыйнвар-февральдә 2,7 мең пар аерылышкан

2024 елның гыйнвар-февралендә Башкортстанда 2,7 мең пар аерылган. Бу сан үткән елның шул ук айларына караганда 12,8%ка күбрәк. Былтыр исә 2,4 мең пар аерылышкан булган.

Росстат мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округында аерылышучылар саны 4,4% ка, ягъни 18,5 меңгә кадәр арткан. Иң күбе Удмуртиядә — 23,6%, Башкортстан бу динамика буенча икенче урында, өченче урында Ульяновск өлкәсе, анда аерылышулар саны 8,2% ка арткан.

Аерылышучылар кимегән өлкәләр дә бар. Татарстанда  – 6,4 процентка, Чувашиядә - 2,9 процентка һәм Киров өлкәсендә - 2,7 процентка кимегән.

Фото: РБК Уфа.

Чыганак: ufa.rbc.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: