Совет мәйданында сәүдә үзәге төзү – мәгънәсез идея. Андый уй юк иде. Ә парковканы Цюрупа урамында төзибез”, – ди Радий Хәбиров.
Өч йөз машинага исәпләнгән парковка түләүле, дүрт катлы булачак. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы артында урнашачак.
Республик җитәкчесе сүзләренчә, башта Совет мәйданында Шаймуратовка һәйкәл кую гына планлаштырылган, ләкин проект соңыннан кабат каралган.
“Нәрсә үзгәрде соң? Мин махсус Будапештка барып кайттым, чөнки анда ат статуялары бик күп.Бөтен шәһрне урап чыктым, – дип сөйләде Радий Хәбиров. – Анда колоннада рәвешендә 7 кабилә башлыгына һәйкәл куелган. Бу миңа бик ошады һәм мин шушы идея белән Щербаковка килдем. Ул үзгәрешләргә шатланды. Безге проектны янә үзгәртергә туры килде.
Һәйкәл 2021 елның 11 октябрендә ачылды. Дүрт айдан махсус хәрби операция башланды.
Фото: Олег Яровиков