Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 11:00

Матбугат-2024. Изге эш эшлә!

Хөрмәтле укучылар! Сезнең “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты  тарафыннан оештырылган “Изге подписка” республика акциясенә кушылу мөмкинлегегез бар.

Матбугат-2024. Изге эш эшлә!
Матбугат-2024. Изге эш эшлә!

Теләгән һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, тыл эшчәннәренә, туганнарына һәм якыннарына “Бәләбәй хәбәрләре”- “Белебеевские известия” район басмаларына яздыра ала. Соцчелтәрләрдә эстафетаны тапшырып, #ДобраяПодписка хештегы белән фото урнаштырып, акциягә дусларыгызны һәм танышларыгызны җәлеп итегез.

Газета-журналларга язылу кампаниясе июнь азагына кадәр бара. Газетага безнең редакциядә, почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә, Русия почтасы һәм Нәшрият йорты сайтларында, шулай ук почтальоннарда язылырга була.

Подписка йомгаклары буенча газетабыз редакциясе социаль челтәрләрдә акциядә катнашучылар арасында бүләкләр уйнатачак. Язылыгыз, район, республика яңалыкларын белеп барыгыз һәм бүләкләр отыгыз!

“Бәләбәй хәбәрләре” – “Белебеевские известия” хезмәткәрләре.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: