Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель , 15:00

Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге төзелүгә – 35 ел

Хөрмәтле “Бәләбәй хәбәрләре”н укучылар! Бәләбәй Татар иҗтимагый үзәге төзелүгә – 35 ел. Хәтерегездә булса, ул 1989 елның апрель аенда төзелеп, урындагы  милли хәрәкәт башында торган һәм аның көчәюендә гаять зур роль уйнаган иде. Бу истәлекле көннәрдә милләт, туган тел язмышы өчен өчен җан атып йөргән активистларыбыз еллар артында торып калган шул тарихи мәлләрне искә ала, хатирәләрен барлый. Бүген игътибарыгызга аларның берсе – Флүр Яһудинның истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге төзелүгә  – 35 ел
Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге төзелүгә – 35 ел

Хәтер саклый барсын түкми-чәчми ...

 Миңа 2011 елдан 2018 елга кадәр, 7 ел чамасы, Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге рәисе вазифасын үтәргә насыйп булды. Миңа кадәр бу эшне 22 ел буе, үзәк  оештырылган көннән башлап башкаручы Мәҗит ага Кәримов булды. Ул эшләгән заманда мин ун еллап аның беренче урынбасары булып тордым, шуңа күрә аңардан алган, ул җайга салган йөкне тарту читен булды дип әйтә алмыйм.

Ул вакытта  традиция буенча, эш оешманың уставына таянып алып барылды. 2011 елның 28 октябрендә отчет-сайлау җыелышында сайлап куелган 22 идарә әгъзасы ай саен диярлек җыелып сөйләшә-аралаша , алдан төзелгән еллык планнарны үтәргә тырыша идек.

Бүген инде ни-нәрсәләр эшләнгәнне хронологик тәртиптә искә алу читен булыр. Шулай да, хәтер саклый барсын түкми-чәчми... Без Казан, шул исәптән Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге белән даими рәвештә элемтәдә тордык. Казанга һәм Болгарга экскурсияләр оештыру хупланды. Берничә ел рәттән матур җәй айларында Бәләбәй халкын, күбрәк яшьләрне, өчәр көнлек сәяхәт оештырып, уңайлы “Икарус”, “Нефаз” автобусларында Казанга алып бара идек. Үзебез белән һәрвакыт баянчы алабыз, юл ерак, барганда да, кайтканда да җырлар җырлап, күңелле итеп вакытны үткәрә идек. Беренче тапкыр мәркәзебез Казанны, аның истәлекле урыннарын күрү, кичке Идел буйлап теплоходта йөзүләр... Сәяхәтчеләр бик канәгать, рәхмәтле була торганнар иде.

Икенче бер традицион чара – ел саен 15 октябрь – Хәтер көнендә Казанга матәм чарасына  бару. Аны Казан татарлары үзләре оештырды, баштарак меңнәрчә кеше җыелып, Ирек мәйданында митинг рәвешендә үтә торган иде. Бу көн кайгы көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәрләренең Казан шәһәрен басып алган көн булып исәпләнә. Кремль диварының тышкы ягында, Казансу яр буенда, зур бер таш куелган, аңа бу урында Казанны яклап шәһит киткән татар гаскәриләренә һәйкәл куелачак дип язылган. Әмма аны куюны ничә еллар бе кичектерәләр...

Тагын бер казанышыбыз – Әдәбият елында (2015 ел) Бәләбәй төбәге әдипләре иҗатын бергә туплап, “Әдәби Бәләбәй” альманахын чыгару. Бу зур эшкә матди ярдәм күрсәткәне өчен  Бәләбәй районы хакимиятенең ул чактагы башлыгы Юрий Муримиловка рәхмәтле без. Әлеге китапны чыгаруда аның мөхәррире Зәйфә Салихованың тырышлыгы зур бәягә тиң дияргә кирәк.

Югыйсә, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкарырга тырыштык, булсын дип йөрдек. Идарә әгъзаларының күбесе шәхсән вакыты белән исәпләшмичә үзенә йөкләнгән бурычларын үтәп килде. Аеруча актив катнашучыларны исемләп атыйсым килә. Алар: урынбасарым булып калган Мәҗит ага Кәримов, каләм ияләре Хаҗи Әхмәтҗанов, Илгизәр Гыйззәтуллин, Фәүзия Мәүхмүдова, Хәмит Тәүхетдинов, Зәйфә Салихова; мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр Гөлсинә Вәлиева, Эльвира Суфиянова, тарихчы, педагогик хезмәт ветераны Рима  Исхакова, бөтен эшләрдә ярдәмче Ринат Хаҗиев.

Шәһәрдә һәм районда үткәрелеп килүче барлык мәдәни, иҗтимагый-сәяси, дини һ.б. чараларда – сабантуйларда, “Илһам чишмәләре” фестивале, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә актив катнашып килдек. “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сөмбелә”, Кич утыру кебек халкыбызның күркәм йолаларын, бәйрәмнәрен үткәреп тордык.

Ел саен, дөресрәге, ярты ел саен “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитен саклап калу, тиражын арттыру буенча эш алып барылды. Нәтиҗәдә, аллага шөкер, бүгенге көндә дә үз, милли басмабыз чыгып килә.

27 ел буе халкыбызга җыр-моңнарын бүләк итүче “Балкыш” төркеме мактауга лаек.Бу җәһәттән аның җитәкчесе Гөлсинә хагым Вәлиевага рәхмәт. Аның башлангычында бу фольклор төркем Бәләбәй төбәгендә генә түгел, күрше һәм ерак авылларга да барырга иренмиләр. Бервакыт, кыш көне, төркемнең идеясе буенча Бүздәк районының Таллыкүл авылына барып, “Каз өмәсе” үткәргән истә. Казларны да Бәләбәйдән төяп алып бардык. Авыллары мәдәният сараенда концерт та оештырдык!

Бүгенге көндә милли хәрәкәт байрагын Бөтендөнья татар конгрессы күтәреп алды һәм эш алып бара. Ә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге үзенең тарихи миссиясен тулысынча үтәгәндер дип уйлыйсы килә. Чөнки ул татар халкының йокымсыраган милли хисен уятты, милли әдәбият, матбугат, нәшрият, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә сизелерлек үсеш булды.

Флүр Яһудин,  татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе әгъзасы, җәмәгать хәбәрчесе.   

 

Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге төзелүгә  – 35 ел
Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге төзелүгә – 35 ел
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: