Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель , 17:00

Башкортстан шәһәрләрен беләсезме?

Башкортстанда барлыгы 21 шәһәр бар.

Башкортстан шәһәрләрен беләсезме?
Башкортстан шәһәрләрен беләсезме?

Кеше саны буенча иң зуры – Уфа. Яше буенча да иң олысы Уфа исәпләнә, ә иң яшь шәһәр исемен Межгорье йөртә.

Биләгән мәйданы буенча  иң зуры әлеге дә баягы – башкалабыз, иң бәләкәйсе – Яңавыл. Яңавыл шәһәре Башкортстанның иң төньягында урнашкан булса, иң көньягында Баймак, иң көнчыгышындаУчалы, иң көнбатышында Октябрьский шәһәрләре тора.

Учалы, Сибай, Туймазы, Октябрьский, Межгорье шәһәрләренең   рәсми исеме башкортча да, русча да бертөрле языла.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: