Бу чараның максаты - экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү, Башкортстан Республикасы торак пунктларын яшелләндерү, аларга ямь бирү, төбәктә экологик вәзгыятьне яхшырту.
Быел яз “Яшел Башкортстан” акциясендә 99 меңнән артык кешенең катнашуы көтелә. Алар арасында 5 мең ирекмән, 7 меңнән артык оешма бар.
Акция барышында 8 меңгә якын агач һәм 82 меңнән артык башка үсентеләр утыртылачак, 72 яңа тематик аллея барлыкка киләчәк. Моннын тыш, алдагы акцияләрдә утыртылган 1000 агачны һәм 5400 куакны яшелләндерү-тәртипкә китерү ниятләнә.
Бәләбәй шәһәре һәм районы кешеләрен әлеге мөһим экологик чарада актив катнашырга чакырабыз.
Зәйфә Салихова.