Новости
25 Апреля 2024, 10:00

Бәләбәй футболчылары уңышы

“Троя” футбол клубы командалары республиканың төрле шәһәрләрендә турнирларда булып, Бәләбәй районын лаеклы күрсәттеләр.

title
Бәләбәй футболчылары уңышыБәләбәй футболчылары уңышы
Бәләбәй футболчылары уңышы

  Октябрьскийда футбол буенча өч көнлек беренчелек узды, анда Башкортстаннан 12 команда катнашты.   Безнең команда (2014 елгы футболчылар) җиңү яулады.

Монан тыш, командадан Илья Арефьев турнирның иң яхшы уенчысы булып танылды, ә Эмир Сәхәбиев – иң яхшы һөҗүм итүче.  

2015 елгы балалар Уфада турнирда катнаштылар. Монда Бәләбәй командасы шулай ук үзен яхшы күрсәтте. Малайлар матур уен күрсәтеп, мөмкин булган 12дән өченче урынны алдылар.

Регина Фәизова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас