Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель , 11:00

Бөтендөнья татар конгрессы Тукай туган көне уңаеннан шигъри флешмобта катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Мин Тукайны укыйм» шигъри флешмобта катнашырга чакыра. Бу хакта конгресс сайтында язылган.

Бөтендөнья татар конгрессы Тукай туган көне уңаеннан шигъри флешмобта катнашырга чакыра
Бөтендөнья татар конгрессы Тукай туган көне уңаеннан шигъри флешмобта катнашырга чакыра

Катнашу өчен агымдагы елның 26 апрель көнне #МинТукайныУкыйм #БөтендөньяТатарКонгрессы #ҮзегезнеңТөбәк (татарча) хештеглары белән Габдулла Тукай шигырен яисә шигырьдән өзекне укыган видео урнаштырырга кирәк. Флешмоб көн дәвамында барачак. Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.

Видеоязмалар шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Вконтактедагы официаль битендә https://vk.com/tatarcongress куелып барачак, диелә

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: