Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель , 17:00

Гран-при да, җиңү дә безнең укучыларда!

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган ХI Халыкара олимпиадада республика укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.  

Гран-при да, җиңү дә безнең укучыларда!
Гран-при да, җиңү дә безнең укучыларда!

17-20 апрельдә Татарстан башкаласында татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада узды. Чара татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла.
Быел олимпиаданың йомгаклау турында Русиянең 27 төбәгеннән 500 укучы һәм студент, биш чит илдән килгән кыз һәм егет ана теле буенча белемнәрен сынады. Болар — муниципаль, республика һәм төбәк этабында җиңү яулаган 8-11нче сыйныф укучылары, Интернет-тест һәм дистанцион әңгәмәне уңышлы үткән югары уку йортлары студентлары.
Әлеге бәйгедә Башкортстаннан 20 укучы катнашты, алар барысы да - татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары. Олимпиадада катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәргә җавап бирде, “Татар теле — фән һәм мәгълүмати технологияләр теле” яки “Гаилә — буыннарның өзелмәс чылбыры” темаларына проект эшен яклады. Өч турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнде.

Шунысы сөенечле, безнең укучылар, елдагыча, Казанда югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Уфа шәһәре 65нче Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллин мәртәбәле бәйгедән Гран-при яулап кайтты. Шундый ук югары исемгә Татарстаннан Рәйсә Абдуллина һәм Кыргызстан студенты Зөлфия Шәрәфетдинова лаек дип табылды.
Республикага зур җиңү китергән Илдан Кәлимуллин (укытучысы — Ләйсән Өлфәт кызы Насыйрова) - гимназиянең һәм республиканың горурлыгы. Быел Илдан татар теле һәм әдәбияты буенча республикада - җиңүче һәм төбәкара олимпиадада призер булды.
“Илданның республика данын уңышлы яклавы, Гран-прига лаек булуы - гимназиябез коллективы өчен зур шатлык. Беренче чиратта, укучымның әти-әнисенә рәхмәт. Кәлимуллиннар гаиләсендә балаларны кечкенәдән туган телне яратырга өйрәтәләр, халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбиялиләр. Шуңа Илдан кебек укучыларга белем бирү, алар белән конкурс-олимпиадаларга әзерләнү, катнашу һәрвакыт үз нәтиҗәсен бирә. Олимпиада биремнәренең берсе – проект яклау иде. Укучым белән “Гаилә — буыннарның өзелмәс чылбыры” дигән темага проект эше әзерләдек. Илдан үз гаиләсе мисалында, бик кызыксынып, күңел биреп эшләнгән хезмәтне олимпиадада уңышлы яклады. Гомумән, агымдагы уку елы безнең өчен вакыйгаларга бай булды, бик күп конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә катнаштык, җиңүләр яуладык. Илдан белән горурланабыз! Гимназиядә милли бәйрәмнәр оештыручы да, музейда тел, тарих буенча экскурсияләр үткәрүче укучыбыз да әле ул. Аның киләчәктә дә гимназиябез горурлыгы, милләтебезнең йөзек кашы булачагына шигебез юк”, — ди укытучысы Ләйсән Өлфәт кызы.
84нче Татар гимназиясе мөгаллимәсе Илмира Шакированың ике укучысы Халыкара олимпиада да уңышка иреште: 10нчы сыйныф укучысы Элина Әхмәтҗанова — җиңүче, 9нчы сыйныф укучысы Азалия Мортазина призер булды.
“Уфа укучылары мәртәбәле бәйгедән бик яхшы күрсәткечләр белән кайтты. Биш катнашучыдан 4 укучы бүләкләнүчеләр арасында булды. Шуларның икесе — минем укучыларым, бик тә горурланам!” — ди Илмира Фәһим кызы.
Шулай ук, укучыларыбыз арасыннан Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (укытучысы — Зинфира Нурисламова), Уфа шәһәре 161нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Язгөл Варина (укытучысы — Гөлназ Гәрәева), Илеш районы Кадер мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ландыш Насруллина (укытучысы — Айгөл Фәтхуллина), Бакалы районы Куштирәк мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Розалия Шәрипова (укытучысы — Гөлүзә Камаева), Миякә районы Сатый мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айнур Гафаров (укытучысы — Гөлчәчәк Гафарова) олимпиада призерлары исемлегенә керделәр.
Халыкара олимпиадада үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кат исбатлап кайткан кызлар-егетләрне һәм аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз! Ана телен зур биеклекләргә күтәрүче яшьләребезне алда тагын да җиңүләр, уңышлар көтсен.

"Кызыл таң" гәзите сайтыннан

 

Гран-при да, җиңү дә безнең укучыларда!
Гран-при да, җиңү дә безнең укучыларда!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: