Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель , 13:00

Республикада 600дән артык кешегә талпан кадалган

Роспотребнадзорның республика буенча идарәлегенең эпидемиологик күзәтү һәм биләмәне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Усманова Уфа хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә мизгел башыннан талпаннан 676 кеше тешләнгән, шул исәптән 285 баланың медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүе турында белдерде.

Республикада 600дән артык кешегә талпан кадалган
Республикада 600дән артык кешегә талпан кадалган

Әлеге вакытта талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыручылар теркәлмәгән. Лабораторияләрдә дүрт энцефалитлы талпан ачыкланган, боррелиоз таратучылар исә 11%.

“Хәзер паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында акарицид ярдәмендә эшкәртү үткәрелә. Планлаштырылган1000 гектарның 80%ы эшкәртелгән, бу эш 1 майга тәмамланырга тиеш”, – дип ачыклык кертте ведомство вәкиле.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: