Ул чактагы фаҗигале вакыйгалар турында хәтер безнең йөрәкләрдә яшәргә тиеш. Бу хакта стелалар, һәйкәлләр искә төшереп торалар.
Бәләбәй районында да Чернобыль атом электростанциясендә аварияне бетерүдә катнашканнарга багышланган истәлекле билгеләр бар.
Истәлекле дата алдыннан, 2020 елның 25 апрелендә, Приют поселогында Дан паркында мемориаль комплекста һәйкәл куелды, аны тантаналы ачу 12 августта үткән иде.
2021 елның 24 апрелендә Бәләбәйдә Чернобыль АЭСында авариянең 35 еллыгы алдыннан һәлакәт сөземтәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
– Бәләбәйрайоныннан 120дән артык кеше бу хәвефле зонага чакырыла, әлеге вакытта алар кырык бергә калды, – дип сөйләде авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучының тол хатыны Рушания Хәйрулла кызы Рутник. Ул Бәләбәй районының “Чернобыль – Союз” җәмгыяте рәисе.
Бәләбәй районында хәтер көнендә истәлекле билгелр янында митинглар узды, чәчкәләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде. Мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә, музейларда Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды.
Рәмзилә Камеристова.