Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель , 14:00

Һава торышы үзгәрешләр кертте

Яңгыр яву аркасында безнең районда да язгы кыр эшләре тукталып калды. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, 25 апрельгә район буенча 5619 гектар җирдә (планга карата 30%) дым каплатылган,  5353 гектар (59%) күпьеллык үләннәр тырмаланган, уҗым культураларын тукландыру – 6582 гектарда (62%).

Һава торышы үзгәрешләр кертте
Һава торышы үзгәрешләр кертте

208 гектар мәйданда (план - 27152 га) сабан ашлыгы чәчелгән, шул исәптән,  бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар – 40 гектар, майлы культуралар - 60 гектар, күпьеллык үләннәр – 128 гектар.

Атап әйткәндә, А.С. Белозеровның крестьян-фермер хуҗалыгында (Өсән-Ивановка авыл советы) 20 гектар солы, В.С. Соловьевның крестьян-фермер хуҗалыгында (Знаменка авыл советы)  –  20 га борчак, В.В. Якушинның индивидуаль предприятиесендә (Мәтәүбаш)  – 60 га көнбагыш, “Малиновка” кооперативында -  20 га көнбагыш, “Северная Нива Башкирия” җәмгыятендә 128 гектар мәйданда күпьеллык үлән чәчелгән

Римма Солтанова.

Фото район хакимияетенең авыл хуҗалыгы хезмәте.

Һава торышы үзгәрешләр кертте
Һава торышы үзгәрешләр кертте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: